16+

Татарстанда нефть саммиты бара

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татарстан Республикасы нефть саммиты - 2016" бара. Нефть чыгаручы предприятиеләр топ-менеджерлары һәм җитәкчеләр катнашындагы җыелыш ел саен 2001 елдан башлап үткәрелә. Әлеге саммит республикада нефть чыгару тармагын үстерүдә юнәлешләрне барлауда, яңа технологияләрне куллануда, килеп туган мәсьәләләрне чишүдә аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелде. Биредә федераль...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татарстан Республикасы нефть саммиты - 2016" бара. Нефть чыгаручы предприятиеләр топ-менеджерлары һәм җитәкчеләр катнашындагы җыелыш ел саен 2001 елдан башлап үткәрелә.

Әлеге саммит республикада нефть чыгару тармагын үстерүдә юнәлешләрне барлауда, яңа технологияләрне куллануда, килеп туган мәсьәләләрне чишүдә аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелде. Биредә федераль әһәмияткә ия мәсьәләләр дә күтәрелә. Нефть саммитында министрлар, депутатлар, шәһәр һәм район башлыклары, нефть-химия һәм нефть эшкәртү предприятиеләре директорлары катнаша. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Ринат Хайров та саммит делегаты. Аның фикеренчә, бүген әле Россиядә нефть тармагы мөмкинлекләре тулы колачына файдаланылмый. Ул Татарстаннан сайланган депутатларның федераль югарылыктагы омтылышлары турында да сөйләде.

-Узган язда без - депутатлар корпусы "Таможня тарифы турында"гы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ясадык. Экспортка чыгарылучы чи нефтькә таможня пошлинасын исәпләүдә үзгә формула куллану мөмкинлеге тудырырга кирәк. Бу аз керемле табигый чыганаклар участокларында эшчәнлек алып барырга өстәмә этәргеч бирәчәк. Ташламалар инвесторларда инвестицияләр кертү, ә нефть тармагы предприятиеләрендә нефть чыгаруны арттыруда яңа технологияләр куллану теләге уятачак,- ди Ринат Хайров.

Татарстан өчен нефть чыгару һәм эшкәртү стратегик тармак булып тора. Максатчан программалар һәм заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә, республика Россиянең нефть чыгаручы төбәкләре арасында әйдаманнарның берсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading