Башкалар өчен куркыныч тудырган авырулар, хәрби хезмәткә чакырылучылар, йөкле ханымнар, медицина хезмәткәрләре һәм гражданнарның кайбер башка категорияләренә бу таләп кагылмый.
Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларны авыллардан хастаханәгә китерү туктатылган. Моннан тыш, балалар һәм яшүсмерләргә профилактик медицина күзәтүләре туктатылып тора. Бу балалар бакчаларына керү мөмкинлеген рәсмиләштерү өчен медосмотрларга кагылмый.⠀
Оператив штаб мәгълүматлары буенча, 2 февральгә Татарстанда COVID-19 белән авырып китүнең 50 490 очрагы ачыкланган, шуларның 848 е соңгы тәүлектә.
Комментарийлар