16+

Татарстанда һәр бишенче оешмада ковидка каршы чаралар үтәлми

Татарстанда ноябрь аенда тикшерү барышында һәр бишенче объектта коронавируска каршы таләпләр бозылу ачыкланды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренә караганда, ноябрьдә авыручылар саны арткан, шуңа бәйле рәвештә предприятиеләрдә профилактик чаралар үтәлешенә контроль көчәйтелгән.
«1 287 тикшерү үткәрелгән, чагыштыру өчен, октябрьдә ул сан 935 тәшкил итә. Һәр бишенче объектта тәртип бозулар ачыкланган - бу 263 объект ", - диде Авдонина республикадагы эпидемиологик вәзгыять буенча атналык матбугат конференциясендә.
Хокук бозучыларга карата 252 беркетмә төзелгән, 2 млн сумга якын штраф салынган. Тупас хокук бозулар ачыклану сәбәпле,  8 оешманың эшчәнлеге туктатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading