16+

Татарстанда самолет очып төшеп, 3 кеше һәлак булган

Кама Тамагы районында Cessna-172 җиңел моторлы очкыч һәлакәткә очраган.

Кама Тамагы районында Cessna-172 җиңел моторлы очкыч һәлакәткә очраган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 3 кеше һәлак булган.

Сәяхәт самолеты лагерь янында килеп төшкән һәм яна башлый. 

"Cessna-172 " очкычы шәхси компаниянең экскурсия рейсын башкарган һәм палаткалы лагерь районында җиргә килеп төшкән. Самолетка ут капкан. 

Пилот, әни кеше һәм аның 11 яшьлек кызы һәлак булган. Әтиләре исән калган, тик авыр хәлдә хастаханәгә җибәрелгән.

«Һава транспорты хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading