Республикага бу инде өченче һөҗүм.
15 май көнне 7.30 сәгать тирәсендә, Татарстанның Югары Ослан районында пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итте.
Очкыч самолет тибындагы булган, аны һавада бәреп төшергәннәр.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк республикадагы барлык хезмәтләр югары әзерлек режимына китерелгән дип хәбәр ителгән иде. Казан һәм Бегишево аэропортлары өстеннән һава киңлеге ябылган.
Фото: Волжские зори
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар