16+

Татарстанда сәламәтлек өчен куркыныч булган кан басымы даруларын сатуны тыйганнар

Росздравнадзор югары кан басымыннан эчә торган 8 миллион төймә даруны Россиянең 16 регионындагы даруханә киштәләреннән алдырган. Әлеге регионнар арасында Татарстан да бар.

Росздравнадзор югары кан басымыннан эчә торган 8 миллион төймә даруны Россиянең 16 регионындагы даруханә киштәләреннән алдырган. Әлеге регионнар арасында Татарстан да бар.

Монда сүз  Кытайның «Чжэцзян Хуахай Фармасьютикал Ко.Лтд» җитештергән «Валсартан» фармацевтик субстанциясе турында сүз бара. Әлеге субстанция составында яман шеш китереп чыгаручы N-нитрозодиметиламин кушылмасы булуы ачыкланган.

Әлеге "тыю" бер генә препаратка кагылмый, ә төрле җитештерүче эшләп чыгарган төрле исемдәге даруларга кагылуы турында яза "Вечерняя Казань".

Монда барысы да куркыныч дигән сүз түгел, әмма арада куркыныч дигәне дә очрарга мөмкин.  Даруның яраклымы, әллә юкмы икәнлеген Росздравнадзор сайтында даруның исемен һәм партия номерын язып тикшереп карарга була.

 


 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading