16+

Татарстанда СОVID-19 авыруының 49 яңа очрагы ачыкланган

18 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйләрендә дәвалана.

18 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйләрендә дәвалана.

Татарстанда 11 мартка COVID-19ның 18 534 очрагы теркәлгән. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Соңгы тәүлек эчендә 49 яңа очрак ачыкланган. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 31 - өйләрендә дәвалана. Барлыгы 15 171 татарстанлы сәламәтләнгән.

Республикада яшәүче 97 127 кеше вакцина ясаткан, шулардан 41 477 кеше икенче доза алган. Вакцинациягә Дәүләт хезмәтләренең бердәм һәм муниципаль порталларында, МФЦга мөрәҗәгать итеп яисә урыннардагы поликлиникаларга шалтыратып, шулай ук 122 нче номеры ярдәмендә язылырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading