Тәүлек эчендә 50 кеше терелгән.
Татарстанда коронавирс йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлде, дип хәбәр иттеләр инфекция белән көрәш оператив штабы матбугат хезмәтендә. "Аларның берсе - читтән кайткан кешедә, 38е - элемтә аша йоктырган. Биш кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана ", - дип ачыклык керттеләр штабта.
15 хаста- 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, тугызысы - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, бишесе - 50 дән 60 яшькә кадәр, 18 яшькәчә балалар арасында бер авырып китү очрагы теркәлгән.
Иң күп авыручылар Казанда - 20 кеше, 5 хаста - Югары Осланнан, 4 кеше - Яр Чаллыдан,өч кеше - Түбән Кама һәм Әтнә районында, ике кеше - Биектаудан, бер кеше - Зәй районында расланган.
17 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда COVID-19 йоктыруның 7770 очрагы теркәлгән, шуларның 6 702се - савыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар