16+

Татарстанда тагын 28 кеше СОVID-19 йоктырган

Тәүлек эчендә коронавирусны ачыклау өчен 6 098 ПЦР-тест үткәрелгән.

Тәүлек эчендә коронавирусны ачыклау өчен 6 098 ПЦР-тест үткәрелгән.

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 28 яңа очрагын ачыклаганнар, дип хәбәр итте ТР Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина журналистлар өчен үткәрелгән матбугат очрашуында. 

Авыруларның берсе читтән кайткан кешедә ачыкланса,  27се әлеге чирне элемтә аша йоктырган. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 23есе өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 дән 30 - 1

30дан 50 - 12

50 дән 60 - 3

60 тан 70 кә кадәр - 10

70 тән 80 - 1

80нән 90 - 1

Географик бүленеш:

1. Казан - 22

2. Яшел Үзән - 4

3. Лаеш - 1

4. Балык Бистәсе - 1

Тәүлек эчендә ковидны ачыклау максатыннан, 6 098 ПЦР-тест үткәрелгән. 18 татарстанлы коронавирустан савыккан.

7 нче октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле COVID йоктыру очраклары 7 417 булган. 

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading