Татарстанда бүген, 10 мартта төнлә һава температурасының минус 25 - 27 градуска кадәр төшүе көтелә, аязганда - 32 градуска кадәр салкын булуы бар.
Бу хакта ТР Гидрометүзәге фаразында әйтелә. Казанда аязганда температура минус 25 - 28 градуска кадәр түбәнәячәк.
Төнлә һәм иртән күз күреме 500 метр булган томан төшәргә мөмкин. Иртәгә, 11 мартта Татарстан Республикасында явым-төшемсез булачак, көндез урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан уртача. Көндез 12-17 градус салкын булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар