16+

Татарстанда тагын юллар ябыла

Һава торышы үзгәрү сәбәпле, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 2021 елның 14 гыйнварында шәһәрара автобуслар хәрәкәте14:00 сәгатьтән, ә йөк транспорты хәрәкәте 16.00 сәгатьтән вакытлыча чикләнде.

Синоптиклар фаразлавынча, 14 һәм 15 гыйнварда Татарстан Республикасында һава торышы начарлана: кар, буран, җилнең 16 м/с ка кадәр көчәюе көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне ихтыяҗ тумаган очракта, торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Гадәттән тыш хәлләр барлыкка килсә, 8(843)5333888 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading