Барлык очраклар да - чит илләрдән кайткан кешеләр.
Коронавирус йоктырган хасталарның Швейцария һәм Италиядән кайтулары мәгьлүм. Алар барысы да моңарчы медицина күзәтүе астында үз-үзләрен изоляцияләүдә, өйләрендә булганнар. Хәлләре канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Температуралары күтәрелү очраклары теркәлмәгән.
Тагын бер тапкыр республика халкын үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга һәм өйдә калырга чакырабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар