16+

Татарстанда төлке урынына хатын-кызны атып үтергән җирлек башлыгы эше тәмамланды

Кайбыч районы суды авыл җирлеге башлыгы эшенә нокта куйды, ул ялгышлык белән хатын-кызны төлке дип кабул итеп атып үтергән иде. Җинаять эше ике якның да татулашуына бәйле рәвештә туктатылды.

Кайбыч районы суды авыл җирлеге башлыгы эшенә нокта куйды, ул ялгышлык белән хатын-кызны төлке дип кабул итеп атып үтергән иде. Җинаять эше ике якның да татулашуына бәйле рәвештә туктатылды.

Исегезгә төшерәбез, кабат-кабат төлке һөҗүменнән гарык булган Вәлиуллиннар Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигьмәтҗәновка мөрәҗәгать итәргә булган. Үзен хуҗаларча тоткан төлкене ничәмә-ничә тапкыр күргән мәрхүмә Диләрәнең тәмам теңкәсенә тигән бу җанвар. Берничә тапкыр борчулы шалтыратудан соң Фидәил әфәнде Диләрә һәм Ринат Вәлиуллиннар белән алдан ук сөйләшеп төлкене ауларга була. Авыл җирлеге башлыгының мылтыгы (махсус рөхсәт кәгазе бар) да була.

Фаҗига 7 декабрь кичендә килеп чыга. Бер яктан, беркем дә яшәмәгән биләмә, икенче яктан, Вәлиуллиннарның өе һәм теплицасы, биредә алар кышкы чорда кош-кортларын асраган. Нәкь менә шулар янына ияләшкән дә инде төлке.

Ир-атка "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча гаепләү белдергән иде. Моннан тыш, аның мылтыгын конфискацияләгән һәм торак пунктта атканы өчен аңа 40 мең сумлык штраф язганнар.

Һәлак булучының туганнары гаепләнүче өчен иң кырыс җәза таләп иткән, әмма узган утырышта каза күрүчеләр кинәт үз фикерен үзгәртеп, татулашырга тәкъдим иткәннәр.
Кайбыч прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов әйтүенчә, прокуратура гаепләнүчегә бер ел төзәтү эшләре рәвешендә җәза сораган. Әмма һәлак булган хатынның туганнары җинять эшен туктатуны сораган, Нигьмәтҗәнов тарафыннан 1,3 млн сум мораль зыян кайтарылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading