21 мартта Татарстанның Питрәч районында трактор йөртүче үлгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Скопировать ссылку
21 мартта Татарстанның Питрәч районында трактор йөртүче үлгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Кичә көндез бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Шәле авылы артындагы басуда тракторның кюветка төшеп китүе турында хәбәр алынган. Ачыкланганча, бригада яңа югары вольтлы ЛЭПта эшләгән. Аннан соң, трактор әйләнгән һәм трактор йөртүче кабинада кысылып калган һәм ул алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Комментарийлар