16+

Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча конкурс старт алды

Татарстан компанияләре дә анда катнашу өчен гариза бирә ала, дип хәбәр иттеләр ТР Туризм буенча дәүләт комитетында.

Татарстан компанияләре дә анда катнашу өчен гариза бирә ала, дип хәбәр иттеләр ТР Туризм буенча дәүләт комитетында.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларына ярашлы нигездә 2025-2027 елларда модульле капиталь булмаган урнаштыру чаралары төзүгә субсидияләр тәкъдим итү өчен конкурс игълан итте.

Субсидиянең күләме модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасындагы бер номерга 1,5 миллион сумнан артмаска һәм инвестицион проект бәясенең 50 процентыннан югарырак булмаска тиеш

Конкурс ике этапта уза.

1. Сайлап алуда катнашу өчен гаризаларны 2025 елның 3 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Казан шәһәре, М.Горький урамы, 19нчы йорт. Документлар эш көннәрендә 09:00-18:00 сәгатьләрдә (тәнәфес вакыты – 12:15-13:15 сәгатьтә) кабул ителә.

2. РФ Икътисади үсеш министрлыгында, төбәкләрдән гаризалар кабул итү срогы тәмамланган көннән соң, 5 эш көне эчендә документлар тикшереләчәк. Аннары алар субсидия тәкъдим итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче комиссиягә җибәреләчәк. Ул 15 эш көне эчендә субсидияләр бүлү кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләр исемлеге буенча әлеге инвестицион проектларга бәя бирәчәк.

2025 елдан Россиядә яңа илкүләм проектлар старт алды. Алар тормышның барлык өлкәләрен диярлек колачлый. Быел Татарстанда 12 илкүләм проекты гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Бу проектлар кысаларында башкарылачак чараларга 59 миллиард сум юнәлдереләчәк

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading