Укучылар өчен уку елын җәйгә дә озайтмаячаклар - ул гадәттәгечә май ахырында тәмамланачак.
Шуннан соң имтиханнар башланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, БДИ тапшыруның төп этабы 8 июньдә башлана. ОГЭ үткәрү форматы әлегә билгеләнмәгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
"ОГЭны урыннарда гына уздыру мәсьәләсе карала, әмма, әлегә мондый карар РФ Мәгариф министрлыгы линиясе буенча кабул ителмәгән. Шуңа күрә имтиханнар регламенты соңрак хәбәр ителәчәк ", - дип ачыклык кертте вице-премьер.
Пандемия башланганнан бирле, Татарстан укучылары һәм студентлары дистанцион формада укыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар