Татарстанга коронавирустан «Спутник V» вакцинасы кайтарылганнан бирле, 113 960 кеше прививка ясаткан.
Әлеге ике компонентлы вакцинаның икенче инъекциясен, үз чиратында, 75 364 кеше ясаткан.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан прививка ясату өчен ничек язылырга мөмкин булуын искә төшерәләр:
1. РФ дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. 122 бердәм номеры аша,
4. МФЦга мөрәҗәгать итеп,
5. Яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникага шалтыратып.
Моңарчы без, Путинның коронавирустан вакцина ясатырга ниятләвен белдерүе турында хәбәр иткән идек.
Ил башлыгы коронавирустан вакцина ясатырга ниятләвен белдерде.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/vladimir-putin-kovidtan-kaychan-vaktsina-yasatachak
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар