16+

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның тагын 100 очрагы ачыкланды

Аларның 55е Казанда, тагын 12се Чаллыда теркәлгән.

Аларның 55е Казанда, тагын 12се Чаллыда теркәлгән.

Татарстанда үткән тәүлектә коронавирусның тагын 100 очрагы ачыкланды.
21 декабрьдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика территориясендә коронавирус йоктыруның 100 яңа очрагы турында хәбәр итте.
Авыручылар арасында бер бала бар. 23 кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Калганнары яшәү урыны буенча тиешле дәва ала, үзизоляция турында күрсәтмә бирелгән.
Алынган мәгълүматларга караганда, куркыныч чирнең чит ил сәфәрләреннән кайткан кешеләр белән республикага керүен дәвам итә. Алга таба бу инфекциянең таралуы кешеләр күпләп җыела торган урыннарда барлыкка килә.

Яңа йоктыру очракларының 55е Казанда теркәлгән, тагын 12се Яр Чаллыда. Алга таба кимү буенча Лениногорск һәм Түбән Кама бара - җиде һәм алты очрак. Алар артыннан Әлмәт һәм Нурлат, аларда өч йоктыру очрагы теркәлгән.

Әгерҗе   - 1
Бөгелмә  -  2
Югары Ослан -1
Алабуга - 1
Зәй  -  1
Яшел Үзән - 1
Мамадыш  - 2
Менделеевск  - 1
Яңа Чишмә - 1
Саба - 1
Тукай  -  2

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading