Кар яву көтелә. Ниһаять, җылыта.
9 декабрьдә көндез аз гына кар көтелә. Һава температурасы -13-18 градус, ә аерым районнарда төнлә -25 градус булыр дип фаразлана.
Ялларда республикада җылытачак. 10 декабрьдә буран көтелә, термометр баганасы төнлә -7-12, ә көндез -5-12 не күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык булачак. 11 декабрьдә тагын да җылыта, көндез -5 градустан да түбән булмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
1
0
Комментарийлар