16+

Татарстанда «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы үткәрелә

Казанда быел 8 кеше автомобиль тәгәрмәчләре астында калып һәлак булган.  Тагын 252есе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Казанда быел 8 кеше автомобиль тәгәрмәчләре астында калып һәлак булган.  Тагын 252есе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

2021 елның беренче 7 аенда Казанда 254 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аларда 8 кеше үлгән, 252есе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Шуңа бәйле рәвештә, 10-23 августта Татарстан башкаласында “Җәяүле” профилактик чарасы үткәрелә. Чараны уздыруның беренче алты көнендә шәһәрдә җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәгән 303 машина йөртүче, шулай ук җәяүлеләрнең үзләренең кагыйдәләрне бозуның 850 очрагы ачыкланган. 114 очракта җәяүлеләр светофор сигналы таләпләрен үтәмәгән, 440 очракта - юлны тиешсез урыннардан чыгу ачыкланган.

Җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмавы, юл кичү кагыйдәләрен бозу, еш кына фаҗигагә - җәяүлене бәрдерүгә китерә.
Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне чиктән тыш игътибарлы булырга кирәклеге турында искә төшерә, бигрәк тә күз күреме шартлары тиешле дәрәҗәдә булмаганда, шәһәр читендәге юлдан барганда, җәяүлеләрнең яктылыкны кире чагылдыру элементлары транспорт чараларын йөртүчеләрнең аларны күрүен тәэмин итәргә тиеш.
Транспорт чараларын йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүенә якынлашка вакытта, тизлекне киметү киңәш ителә. 

ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, аларның игьтибарлы булуларын сорый. Күп очракта юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең иминлеге автомобиль сөючеләр кулында бит. 
 

Фото: http://zainsk-rt.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading