28 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.
Күпчелек районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә төнлә һава температурасы +13..+18, көндез +18..+23 градус булачак.
Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +16..+18 градус, көндез +20..+22 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар