Яшел Үзән районының Сафоново авылы янында трассада һәлакәт булган, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Анда «Тойота Ленд Крузер» һәм 14нче модель "Лада" бәрелешкән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте. Илдә җитештерелгән машинада биш кеше булган - аларның дүртесе шунда ук, бишенчесе хастаханәдә үлгән.
(1).jpg)
«Тойота Ленд Крузер»ның шоферы һәм пассажир хатын-кыз төрле дәрәҗә имгәнеп хастаханәгә озатылган.

Авария ике машина да алда барган транспорт чарасын узарга чыккач булган дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар