Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлене бәрдергән һәм каза урыныннан качып киткән машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл 18 декабрьдә 16:30 сәгатьтә М-7 «Волга» автомобиль юлының 11 нче чакрымында, төгәлрәге Минзәлә районының Яңа Мөлкән - Дусай-Кичү авылында булган. Машина йөртүче 50 яшьлек ир-атны бәрдерә һәм фаҗига урыныннан кача, ә җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән вафат була.
Һәлакәт урынында автомобильнең алгы бамперыннан кыйпылчыклар табылган, нәкь менә алар машинаның марка һәм моделен ачыкларга мөмкинлек биргән. Видеокамералар ярдәмендә "ВАЗ-2114" табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар