16+

Татарстанда 36 яшьлек хәрби белән хушлаштылар

Актаныш районы Чуракай җирлегендә махсус хәрби операциядә һаләк булган ир-егетне соңгы юлга озатканнар.

Актаныш районы Чуракай җирлегендә махсус хәрби операциядә һаләк булган ир-егетне соңгы юлга озатканнар.

Хушлашу мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, аның урынбасарлары, мәрхүмнең якыннары, дуслары, авылдашлар катнашкан, дип хәбәр итә Актаныш муниципаль районының матбугат хезмәте. 

Белешмә
Галиакберов Артур Вазих улы 1986 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә туган.
Гаилә хәле: аерылышкан, 3 бала атасы.
2023 елның 13 гыйнварында үз теләге белән Вагнер шәхси хәрби компания составында Украинада барган махсус хәрби операциягә китә.
Агымдагы елның 1 апрелендә Артемовск (Бахмут) шәһәре өчен барган каты бәрелешләрдә һәлак була. Әнисе - Чуракай авылында туган Хәйруллина Райля Гафурян кызы үтенече буенча 2 май көнне Елан авылы зиратында җирләнә. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Артурның авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен районда да котеп торалар кайтып житкэнен кумэргэ. 😢Аллам сакласын.🤲 Туганнырына сабырлык.

    Мөһим

    loading