Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1836 очрагы теркәлгән, шуларның 14е – Татарстанда...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева шул хакта хәбәр итте.
«2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Кешенең гомере һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган очракта гына изоляция урынын калдырып китәргә мөмкин. Моннан тыш, әлеге режим Татарстан Республикасындагы барлык гражданнарга да кагыла», - диде ул.
Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1836 очрагы теркәлгән, шуларның 14е – Татарстанда, дип яза "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бер аптека да да маскалар юк,ужас.неюжели государство маскага акча выделят итми инде.шушындый куркыныч вакытта бесплатно булырга тиеш ботен жирда.але акчага да юк. КАЯ КАРЫЙ ПРОВИТЕЛЬСТВО.
0
0