16+

Татарстандагы өч күперне су баскан

Кар эрү сәбәпле, кайбер елгаларда су күтәрелә башлады.

Кар эрү сәбәпле, кайбер елгаларда су күтәрелә башлады.

Әйтик, Татарстанның Буа һәм Нурлат районнарындагы күперләрне су баскан. Сүз Буаның Кият һәм Кильдураз авыллары күпере, Нурлатның Үрнәк авылы янындагы Чирмешән елгасы аша салынган күпер турында бара. Күпердән ташып чыккан суның биеклеге 20дән 40 сантиметрга кадәр җиткән. 

Халыкны эвакуацияләү таләп ителми, күперләрне әйләнеп үтү юллары бар. Әлегә урыннарда язгы ташу күренеше ел да күзәтелә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading