Әлеге хәлдән соң «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яки хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу көннәрдә "Волга" яшьләр үзәгендә 10-14 яшьлек яшүсмерләр ял итә. Күпчелек очракта, алар имин булмаган гаиләләрдән һәм полициядә исәптә торалар.
27 март көнне Әлки районы мәктәпләренең берсендә эшләүче тренер тыныч сәгать вакытында үзенең тәрбияләнүчеләре белән бергә уеннар өчен әзерләнмәгән футбол кырына чыккан. Лагерь администрациясе рөхсәтеннән башка гына яшүсмерләр үзәк мәйданга футбол капкасын алып килеп куйганнар. Бу факт видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалардан ачыкланган. Капкада сикерү һәм тартылулары аркасында конструкция әйләнеп капланган һәм яшүсмер өстенә килеп төшкән.
Комментарийлар