Юл һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күрә
Бүген бәйрәм иртәсендә "Казан-Ульяновск" трассасында юл һәлакәтендә 7 яшьлек кыз үлгән. Казаннан Буага барган "Фольксваген" йөртүчесе идарәне югалта һәм кюветка очып төшә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күрә, аларның берсе - 7 яшьлек бала, дип яза "Знамя" газетасы. Алар барысы да Буа районының үзәк хастаханәсенә китерелә.
Кызганычка, кыз бала вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар