16+

Татарстанга 30 градуслы эссе көннәр килә

Татарстанда җылы көннәр дәвам итәчәк, ә яңа атна 30 градуслы һава температурасыннан башлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Татарстанда җылы көннәр дәвам итәчәк, ә яңа атна 30 градуслы һава температурасыннан башлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Шул ук вакытта республикада көчле җилләр сакланачак, дип искәртә синоптиклар.

Киләсе төндә һава температурасы нульдән 5-10 градуска кадәр күтәреләчәк, ә иртәгә көндез 28 градуска кадәр җылылык көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка табан үзгәрә, секундына 4 - 9 метрга кадәр була. Көндез урыны белән 13 метрга кадәр фаразлана, урыны белән бераз яңгыр яваячак.

1 майда һава 25-30 градуска кадәр җылыначак, майның беренче бәйрәм көнендә яңгырлар көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан 6-11метрга кадәр тизлек белән көньякка табан үзгәрәчәк, урыны белән секундына 15 метрга кадәр булуы ихтимал.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading