Татарстанда 18 апрельдә һава температурасы -2 градуска төшәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.
Гидрометцентр хәбәрләренә ышансаң, бу төнне температура -2, +3 градус булыр дип көтелә. Дөрес, көндез шактый җылы булыр дип фаразлана: +11..+17°. Явым-төшем көтелми.
16 апрельдә исә җылы булачак. Төнлә - +3..+8°, көндез - +12..+17°, көньяк районнарда +22 градуска җитәргә мөмкин. Шунысы да бар, көн дәвамында кыска вакытлы яңгыр да булырга мөмкин.
Ә менә ялларда һәм киләсе атна башында чагыштырмача суытачак, дип саный синоптиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар