Бүген Татарстанда термометр баганасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми.
«Максималь һава температурасы көндез +20..+25 градус була», - диелә ТР Гидрометеорология үзәге сайтында.
Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Атна ахырына һава температурасы 30 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар