16+

Татарстанлылар автомәктәпләрдәге хокук бозулар турында кайнар линиягә хәбәр итә ала

Хәбәрләрне социаль челтәрләрдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми төркемнәренә җибәрергә мөмкин.

Хәбәрләрне социаль челтәрләрдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми төркемнәренә җибәрергә мөмкин.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында ТР автомәктәпләре эше белән бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линия эшли башлады. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Ведомство матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кайнар линиягә автомәктәпләр эшчәнлегендә хокук бозулар белән очрашкан барлык кешеләр дә мөрәҗәгать итә ала. Әйтик, сыйфатсыз укыту белән очрашкан очраклар.
 Хокук бозулар турында 8-987-411-64-63 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Моннан тыш, «ВКонтакте» (vk.com/obrnadzor_tatarstan), Instagram (instagram.com/obrnadzor_tatarstan? igshid=p3r2) рәсми төркеменә хәбәрләр язарга, шулай ук хат җибәрергә: Landysh.Ahmetova@tatar.ru була. Ведомствода анонимлык гарантияләнә дип ышандырдылар.
Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading