16+

Татарстанлылар күбрәк банклар эшчәнлегеннән зарлана

9 ай эчендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идәрәсенә 5 меңнән артык мөрәҗәгать кергән.

9 ай эчендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идәрәсенә 5 меңнән артык мөрәҗәгать кергән.

Аларны карау нәтиҗәләре буенча 1,7 меңгә якын хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.
2021 елның 9 аенда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә гражданнардан 5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Бу хакта Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.
"Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына шикаятьләр барлык мөрәҗәгатьләрнең 60% ын тәшкил итә. Калган 40%ы - сыйфатсыз яки куркыныч тудыра торган товарларга килгән шикаятьләр", - дип ачыклык кертте спикер.

Трофимова сүзләренә караганда, хезмәт күрсәтү өлкәсендә республика гражданнары еш кына банклар эшчәнлегенә, дистанцион сәүдә вакытында кулланучылар хокукларын бозуга һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына зарлана.
Тикшерелгән 5 мең мөрәҗәгать нәтиҗәләре буенча, 1,7 меңгә якын хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Штрафларның гомуми суммасы - 14 млн. сумга якын тәшкил итә.

Хокуклары бозылган өчен республика халкына банклар 1,5 млн мораль компенсация түләгән.
Банклар һәм финанс оешмалары эшчәнлегендә хокук бозулар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы кулланучыларына 16,5 млн сум бирелгән, шул исәптән 1,5 млн мораль зыян капланган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.
"Гражданнарның банклар эшчәнлегенә шикаятьләрен карау нәтиҗәләре буенча, Роспотребнадзор 4 млн сумлык штрафлар салу турындагы 310 административ эш кузгатты", - дип шәрехли спикер.

Шул ук вакытта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары, административ тәртиптә гаделлеккә һәрвакытта да ирешеп булмый, дип ачыклык кертте. Мондый очракта хокук бозу судта карала. Быел Татарстан Республикасы кулланучыларына банклар тарафыннан хокукларын бозган өчен 16,5 млн сум акча бирелгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading