Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлылар яңа коронавируслы инфекция аркасында кертелгән чараларның үтәлмәве турында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең махсус телефонына шалтыратып хәбәр итә алачак.
"Без 21 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр кайнар линия телефоннарын эшләтеп җибәрәчәкбез. Ул махсус Татарстан Республикасы халкы, башкала кунаклары өчен ачылды. Без битлек режимын бозу, дезинфекция ясалмау, республика объектларында социаль дистанциянең үтәлмәве, шул исәптән Яңа ел массакүләм чараларын уздырганда тиешле санитар кагыйдәләрнең бозылу фактлары сыман телефон шалтыратулары кабул итеп алачакбыз, - дип сөйләде ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Комментарийлар