16+

Татарстанлылардан ишегалларын төзекләндерү схемаларына кагылышлы 5,5 меңнән артык шәрех керде

Халыкның фикерен исәпкә алу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән төп принципка әйләнде.

Татарстанлылардан ишегалларын төзекләндерү схемаларына кагылышлы 5,5 меңнән артык шәрех керде

Халыкның фикерен исәпкә алу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән төп принципка әйләнде.

"Безнең ишегалды" президент программасы кысаларында гамәлгә ашырылачак ишегалларын төзекләндерү схемаларына бәйле татарстанлылардан 5,5 меңнән артык шәрех керде. Барлык планнар да ачык кулланылышта басылып чыкты, ә алар буенча кергән барлык  фикерләр һәм искәрмәләр җирлекләргә җибәрелде.

Халыкның фикерен исәпкә алу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән төп принципка әйләнде. Әйтик,кешеләр белән аралашу барышында проектларны төзүчеләр татарстанлыларны канәгатьләндерерлек үзгәрешләр кертә алды. Моңа республика башлыгы ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова да басым ясады: «Кешеләрне борчыган мәсьәләләргә проектларны төзүчеләр ныклы игьтибар бирде, биредә мөһим моментларга, җитешсезлекләргә басым ясалды. Кайбер очракларда ишегалдының барлык милекчеләрен канәгатьләндерә торган уртак килешүгә дә килә алдылар", -диде ул.

dvor.tatar сайтында 1000нән артык Татарстан ишегалды басылып чыкты. Фикерләр һәм теләкләр читтән торып 12 майга кадәр кабул ителде. Хәзер шул ук сайтта ишегалларының ахыргы планнары барлыкка киләчәк, анда яшәүчеләр аларны төзекләндерүнең барышын һәм эш сыйфатын контрольдә тота алачак. «Безнең ишегалды» программасы 5 ел дәвамында тулысынча төгәлләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading