Киләсе эш атнасы кыска булачак.
Киләсе атнада татарстанлыларны өстәмә ял көтә. Ул Республика көнен бәйрәм итү белән бәйле булачак. Чәршәмбе, 30 августта ял итәчәкбез. Ә сишәмбе, 29 август, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Татарстанлылар җәйнең соңгы көнендә, 31 августта эшли башлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар