Татарстан халкының якынча 50 процентында холестерин күрсәткече югары.
Бу хакта «Татар-информ» яза.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Альберт Галявич сүзләренчә, олылар арасында учетта йөрәктә ишемия авыруы белән 200 меңләп кеше исәпләнә. Липидлар алмашы бозылуы, ягъни холестеринның югары күрсәткече – халыкның 50 процентында. Моның күпмесенең нәселдән килгәнен беркем белми – мондый статистика беркайчан алып барылмаган. Шуңа күрә киләсе елдан гаилә гиперхолестеринемиясен ачыклау буенча программа кертеп җибәрмәкчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар