Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бу елның авыл хуҗалыгы өчен катлаулы булуын билгеләде.
Скопировать ссылку
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бу елның авыл хуҗалыгы өчен катлаулы булуын билгеләде.
Татарстанның 42 районында эсселек аркасында гадәттән тыш хәл режим кертелде. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров туры эфирда сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, бу исемлеккә Чүпрәле районы гына керми калган, әмма мондый эссе һава торышы алга таба да торса, бу муниципалитетта да, мөгаен, гадәттән тыш хәл режимы кертелер.
Министр ассызыклаганча, бу ел авыл хуҗалыгы өчен катлаулы булды.
Комментарийлар