Барлыгы дүрт ай эчендә юл фаҗигаләрендә 58 кеше һәлак булган.
Агымдагы елда Татарстан юлларында 990 юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республиканың баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 2021 елның дүрт аенда гына аварияләрдә 58 кеше һәлак булган, ә аларда 1,2 меңнән артык татарстанлы зыян күргән. Салмыш хәлдә идарә итүче йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәте саны 36 тәшкил иткән, аларда 50 кеше зыян күргән һәм өч кеше һәлак булган. 9-10 майда гына да республикада автоинспекторлар 12 исерек машина йөртүчене тоткарлаган. Шул ук вакытта узган ел белән чагыштырганда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар