16+

Татарстанның бер районында котыру авыруы буенча карантин кертелде: андагы малларның итен һәм сөтен куллану тыела

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстандагы Зәй районы Канаш авылында хайваннарда котыру авыруы булу сәбәпле карантин кертелү” турындагы боерыкка кул куйган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстандагы Зәй районы Канаш авылында хайваннарда котыру авыруы булу сәбәпле карантин кертелү” турындагы боерыкка кул куйган.

Тиешле документ республика Хөкүмәтенең рәсми документлар порталында урнаштырылган.

Карантин кертелү турындагы боерыкка кул 5 декабрьдә куелган һәм ул имзаланган көннән үз көченә керә.

Документта билгеләп үтелгәнчә, карантин соңгы тапкыр котыру авыруы эләккән хайван ачыкланган көннән соң 2 ай узгач бетерелә.

Боерык нигезендә, Канаш авылында йорт хайваннары белән сату итү, аларны карантин территориясеннән чыгару, шулай ук бу җирлектәге кыргый хайваннарны тоту тыела. Шулай ук котыру авыруы эләккән яки бу чирдә шикләнелгән малларны иткә сую, аларның сөтен кулланырга ярамый. Сәламәт терлекнең дә сөтен пастеризацияләү сорала.

Моннан тыш, авыл территориясеннән сәламәт маллардан алынган йон һәм тирене дә, билгеләнгән тәртиптә дезинфекция үткәрмичә, читкә чыгару тыела.

Татарстан Президенты Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә карантин территориясендә котыру авыруын бетерү буенча чаралар планын эшләп раслауны боерган. Әлеге боерыкның үтәлешен республиканың Министрлар Кабинеты тикшерергә тиеш.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading