2010 елдан алып – Татарстанның икътисад министры урынбасары. 2014 елның октябреннән Татарстан икътисад министры вазифасын биләде. Икътисад фәннәре кандидаты.
Артем Здунов урынына моңа кадәр Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгын җитәкләгән Фәрит Габделганиев билгеләнде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белешмә. Фәрит Габделганиев Казанда туган. 1998 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторы.
2009-2015 елларда Универсиада авылы мэры вазифасын башкарды. 2015 елның 25 сентябрендә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. Өйләнгән, ике баласы бар.
Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында
Ә Фәрит Габделганиев урынына Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков билгеләнде.
Белешмә. Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туган. «Физика һәм информатика» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын, «юрист» белгечлеге буенча Чуваш дәүләт университетын тәмамлаган. 2013 елның апреленнән – Чүпрәле муниципаль районы башлыгы, җирле Совет рәисе. Запастагы лейтенант. Өйләнгән, ике баласы бар.
Комментарийлар