16+

Татарстанның элекке министрына хөкем карары чыгардылар

Татарстан Республикасының элеккеге экология министрына үтерүгә котырту өчен хөкем карары чыгардылар.

Татарстан Республикасының элеккеге экология министрына үтерүгә котырту өчен хөкем карары чыгардылар.

ТР экология министры Әгъләм Садретдиновны 8 елга катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр. Аны 2003 елда кылынган үтерүгә котыртуда гаепле дип таптылар

"Хөкем ителүче, Буа районы башлыгы буларак, 2003 елда үтерүгә җирле кешене котырткан. Моңарчы зыян күрүче төрле инстанцияләргә күпсанлы шикаятьләр язган. Үтерүне башкару өчен шул кеше Казанның "Квартал" җинаятьчел оешмасына керүчеләргә мөрәҗәгать иткән. Бу "эш өчен" аларга 180 мең сум акчалата бүләк тапшырыла. Ир-атны Буадагы йорты янында атып китәләр. 2010 елда җинаятьне башкаручы һәм арадашчы республиканың Югары суды тарафыннан ирекләреннән мәхрүм ителде", - дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе башлыгы өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Садретдиновка карата РФ Җинаять кодексының 33 маддәсенең 4 өлеше буенча хөкем карары чыгарылды. Ул 8 елын кырыс режимлы колониядә үткәрәчәк. Бүгенге көндә хөкем ителүчегә 70 яшь тулды.

Татарстан экология министры итеп Садретдинов 2007-2012 елларда эшләде. 2014 елда аны вазыйфаи вәкаләтләрен арттырганы өчен хөкем иткәннәр. Ләкин эш вакыты үтү белән туктатылды.

Садретдиновны үтерүгә котыртуда шикләнелү буенча 2020 елның июлендә тоткарлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Министры итеп тугел, министры булып.

    Мөһим

    loading