16+

Татарстанның бер районында бәрәңге ала башлаганнар

Бу хакта «Байрак» (Буа районы) сайты хәбәр итә.

Бу хакта «Байрак» (Буа районы) сайты хәбәр итә.

Әлеге эшкә беренче булып Илсур Йосыпов хуҗалыгында керешкәннәр. 20 гектар мәйданны иртә һәм уртача срокта өлгерүче сортлар били. Бәрәңгене әлегә заказ буенча кирәк кадәр генә җыялар – бүлбеләрнең эре һәм уртача зурлыктагыларын чүплиләр.

Андыйлар күп, чөнки “икенче икмәк”нең уңышы әйбәт. Бу көннәрдә аны Ульяновск өлкәсенә озаталар. Йосыповларга ярдәмгә туганнары, дуслары килә. Укучылар, студентлар, пенсионерлар да булыша. Аларга хезмәтләре өчен түләү белән бергә бер тапкыр тукландыру да оештырылган.

Чыганак: Байрак

Буа районының Аксу авылында бәрәңге ала башладылар (+фото)

Буа районының Аксу авылында бәрәңге ала башладылар (+фото)

Буа районының Аксу авылында бәрәңге ала башладылар (+фото)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading