16+

Татарстанның мәдәни башкаласы билгеле булды

Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсына йомгак ясалды.

Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсына йомгак ясалды.

Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына йомгак ясалды. "Казан Экспо" залында Татарстанда яшәүче халыкларга багышланган күргәзмәләр урнашты.  Катнашучылар милләтләрнең гореф-гадәтләре белән якыннан танышты. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 
– Сезне чын күңелдән халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Бу бәйрәм зур илебезнең халыкларының бердәмлеге күрсәткече булып тора. Уртак җиңүләребез һәм казанышларыбыз символы.  Без дус-тату яшәгәндә, бердәм булганда гына көчле. Бу – илгә тышкы басым ясалган заманда аеруча мөһим. Россиягә дус булмаган илләр җәмгыятебезне таркатырга, кешеләрне милли һәм дини билгеләр буенча аерырга тели. Илнең суверенитетын саклап калуның төп шарты – төрле милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне  югалтмау. Бу максаттан республикада төрле дәүләт программалары чынга ашырыла. Татарстанда гореф-гадәтләр һәм милли мәдәниятләр елы кысаларында да зур эш башкарыла.Татарстанда 13 милләтләр дуслыгы йорты һәм 100 гә якын мәдәни үзәк эшли. Алар халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертә. Барыгызны бәйрәм белән. Бергә булыйк, бердәм булыйк, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Чара кысаларында Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсына йомгак ясалды. Быел бәйгедә 45 район катнашты. Һәр район күргәзмәләр, туристик маршрутлар, милли ашлар үзенчәлекләре, халык сәнгате һәм һөнәрчелек, иҗат төркемнәре чыгышлары аша культураны тәкъдим итте. 

3 урын: Чүпрәле, Саба, Бөгелмә районнары. 2 урын: Теләче, Аксубай, Кукмара районнары. 1 урын: Әтнә, Актаныш, Алабуга. Гран-при һәм Татарстанның мәдәни башкаласы исеменә Арча районы лаек булды. 

– Бөтенесе дә бу исемнәргә лаек. Республикабызда бөтен милләтләр өчен шартлар тудырылган. Без бердәмлектә, дуслыкта яшибез, – диде Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading