16+

Татфондбанк кертемчеләре таләбе нәтиҗәләре бүген билгеле була

Татарстан хөкүмәте Татфондбанк кертемчәләренең Россия Банкы тарафыннан алынган лицензиясен кире кайтару дәгъвасын карау нәтиҗәләрен дүшәмбе, 6 мартта, җиткерәчәкләр. Бу хакта шимбә көнне Татарстан юстиция министры Лариса Глухова җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Хөкүмәт кертемчәләренең дәгъвасын карау нәтиҗәләрен дүшәмбе көнне хәбәр итәчәк. Канун тарафыннан банк лицензиясен кире кайтаруга шикаять бирү рәсми хәбәр басылганнан соң 30 көн дәвамында каралган. Россиядә, практикага күз салсак, андый прецедентлар булды. Әмма барысы да төрле шартларда, ягъни һәр очракны аерым карау кирәк", - диде ул.

Алдан лицензияләре алынган Татарстан банкларының (Татафондбанк, Интехбанк, Анкор банк) 100ләп клиенты республика хөкүмәте бинасына килеп, премьер-министр Илдар Халиковка акчаларын кайтару, шулай ук Үзәк Банк тарафыннан Интехбанк һәм Татфондбанк лицензияләрен кире кайтаруны дәгъвалау таләбе белән ультиматум тапшырды. Премьер-министр дүрт кертемчене кабул итте һәм ультиматумны алды, диелә хәбәрдә.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading