Әлеге вазифаны "Казан" ТРК генераль директоры урынбасары Дмитрий Перевезенцев башкарачак.
Бүген "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы АҖда яңа эшләр идарәчесе билгеләнде. Әлеге вазифаны элек "Татмедиа" филиалы - "Казан" ТРК генераль директорының җитештерү һәм телекоммуникацион үсеш буенча урынбасары булып эшләгән Дмитрий Перевезенцев башкарачак.
Д.Перевезенцев Казанда туган, КАИны инженер-электротехник белгечлеге буенча тәмамлаган. Аннары Казан приборлар төзү конструкторлык бюросында инженер-конструктор, соңрак инвестицион компаниядә кыйммәтле кәгазьләр буенча белгеч булып эшләгән.
1995 елдан башлап - электрон ММЧ белән эшләү буенча баш белгеч. Аннары Казан хакимиятенең тышкы реклама һәм мәгълүмат эшләре бүлеге башлыгы.
2002 елның июнь аеннан - "Казан" телерадиокомпаниясе" МУП директоры, 2006 елдан - "Татмедиа" ААҖ филиалы - "Казан" ТРК" генераль директорының беренче урынбасары. Соңгы вакытта генераль директорының җитештерү һәм телекоммуникацион үсеш буенча урынбасары вазифасын биләгән.
"Казан" ТРКдә Перевезенцев үзен инновацион технологияләр кертүче инициатор, җитештерү процессларын активлаштыручы буларак күрсәткән.
tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар