Бер ел дәвамында Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Гәрәев, кызы Зөбәйдә белән, «Күңелле әлифба» YouTube каналында нәни балаларны татар әлифбасы белән таныштырды.
Скопировать ссылку
Бер ел дәвамында Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Гәрәев, кызы Зөбәйдә белән, «Күңелле әлифба» YouTube каналында нәни балаларны татар әлифбасы белән таныштырды.
Шул арада нинди генә кызыклы вакыйгаларга юлыкмады да, кайсы гына хәрефне авыр хәлдән коткармады алар! «Ү» хәрефен үрмәкүч алып киткән, «Ф» филләр янында адашып калган иде. Кайбер хәрефләр Зөбәйдәнең үзен дә сихерләде хәтта! Зөбәйдә, Алмаз һәм татар алфавиты хәрефләре маҗаралары белән барлыгы 38 видео төшерелде. Алар YouTube та инде 16 меңнән артык карау җыйган.
Комментарийлар