Татарстан Диния нәзарәте «Татар-информ» агентлыгына таушалган, искергән яисә кирәкмәгән дини китаплардан котылу тәртибен аңлатты.
«Дини китаплардан котылырга кирәк булганда, иң яхшы юл — аларны кеше йөрмәгән җиргә күмеп кую. Мондый мөмкинлек булмаганда, дини китапларны яндырырга була. Ләкин җылыну яисә ризык пешерү өчен ягылган утта түгел, ә аерым шушы максаттан махсус ягылган учакта яндырырга кирәк. Яндырылган китапларның көле күмеп куела», – диде Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков.
Диния нәзарәте вәкиле сүзләренчә, борынгы, тарихи кыйммәткә ия булган китапларны музейга, китапханәгә тапшырырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар