16+

“Төбәк җитәкчеләре җаваплылыкны үз өсләренә алудан курыкмады”

Владимир Путин шундый фикердә.

Владимир Путин шундый фикердә.

“Эре эшмәкәрләргә юнәлдерелгән ярдәм аларга файдага булды. Кайберләре хәтта үсештә дә булды. Кече һәм урта бизнес, җәмәгать туклану урыннары, фитнес заллар... халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләренә дә ярдәм күрсәтелде. Кайбер ярдәмнәр озайтылды. Моңа бик зур күләмдә акчалар бүлеп бирелә. Без кризис халәтеннән, башка илләргә караганда да тизрәк чыктык. Бу нәтиҗә бит инде”, - диде Россия Президенты журналист соравына җавап биреп.

ММЧ вәкиле пандемия вакытында төбәк җитәкчеләренең эшчәнлеген бәяләүне дә сорады.

“Төбәк җитәкчеләренә килгәндә, алар бик зур җаваплылык күрсәтте. Алар үз өстенә җаваплылык алудан курыкмады. Бу безгә тиешле нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итте. Безнең юлны башка илләр дә сайлады”, - диде Владимир Путин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading