16+

Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрен тешләгән ир-атны хөкем иткәннәр

Инспектор машинаны туктаткач, йөртүченең исерек икәнлеге ачыклана. Тоткарлаган вакытта ул каршылык күрсәтә, богау кидергәч инспекторның кулын тешли. 

Инспектор машинаны туктаткач, йөртүченең исерек икәнлеге ачыклана. Тоткарлаган вакытта ул каршылык күрсәтә, богау кидергәч инспекторның кулын тешли. 

Гаепләнүче, артык исерек булуына сылтап, ул чакта нәрсә эшләве турында уйламаска тырыша. Машина йөртү таныклыгыннан колак кагудан тыш ирегеннән дә мәхрүм ителү куркынычы янаганын белгәч, курка кала. Әмма суд аның үз гаебен таныун һәм үкенүен исәпкә ала, инспектор да егетнең гафу үтенүен кабул итеп, аның тормышын бозмауларын үтенә. Нәтиҗәдә, суд шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар кабул итә.

Фото: ntv.md

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading